Пенсионерның 1997 елга кадәр эш стажы булса, гариза буенча өстәмә түләү һәм пенсияне яңадан исәпләтеп була. Кирәкле документларны гына җыярга кирәк. Бу турыда ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин («Бердәм Россия» фракциясе) сөйләгән.
«1997 елга кадәр эшли башлаган күп кенә пенсионерлар пенсияләрен яңадан карауга өметләнә ала, ләкин бу автомат рәвештә башкарылмый. Өстәмә түләү алу өчен, индивидуаль исәп системасында күрсәтелмәгән эш стажын расларга кирәк. 1997 елга кадәр эш турындагы мәгълүматлар взнослар буенча түгел, ә предприятиеләр документлары – боерыклар, карточкалар, табельләр буенча теркәлә иде. Иминият системасына күчкәннән соң, бу мәгълүматлар еш кына күчерелмәгән. Шуңа күрә яңадан исәпләү бары тик гражданин гаризасы буенча гына башкарыла», – дип ассызыклады ул.
Башта Социаль фонд бүлекчәсенә барып, өстәмә стаж чорларын исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк, дип белдерде депутат.
«Гаризага хезмәт кенәгәсе һәм архив белешмәләре теркәлә. Мәгълүматлар тикшерелгәннән соң, фонд яңадан исәпләү турында карар чыгара. Әгәр стаж расланса, пенсионер өчен иминият коэффициентлары яңадан исәпләнә, һәм пенсия күләме арта. Өстәмә түләү расланган еллар санына һәм ул чордагы хезмәт хакына бәйле, уртача алганда, бу – берничә йөздән алып ай саен 2 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Шунсы да мөһим: яңадан исәпләү гариза тапшырган датадан башкарыла, шуңа күрә мөрәҗәгать итүне озакка сузмау хәерле», – дип аңлатты Говырин.
