Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1997 елда Дәүләт Думасы депутатын үтерүчеләр табылган

news_top_970_100

Россиядә иң бай эшмәкәрләрнең берсе Марк Горячев Санкт-Петербургта 1997 елда югала. Озак вакыт дәвамында аның югалуы «инсценировка» дип санала. Имеш, ул кредиторларыннан качу өчен «югалу» оештыра, үзе финансларын чит илгә чыгара һәм китеп бара, дип фаразлыйлар. Ләкин чынбарлык башкача булып чыга. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Марк Горячевны криминаль авторитет Владимир Кулебаба (шәһәр күзәтүчесе Костя-Могиланың уң кулы) дачасында үтерәләр, мәетен тураклыйлар һәм Фин култыгында суга ташлыйлар.

Әлеге җинаять эшен тикшерү башка эшне тикшергәндә урыннан кузгала. 1995 елның 14 мартында Петербургта Дан проспектында 26 яшьлек дәрәҗәле бандитны үтерү турында җинаять эшен тикшерү вакытында яңа дәлилләр килеп чыга. Аны үтерүгә Эчке эшләр министры урынбасары ярдәмчесе дәрәҗәсенә кадәр менеп җиткән Дмитрий Скворцов катнашы булуын билгелиләр. Ул – бүгенге көнгә кадәр халыкара эзләүдә. Аңа ярдәм иткән ике кешенең берсе Горячев эше буенча күрсәтмә бирә.

Ачыкланганча, 1997 елның 4 мартында бандитларга түләүдән туктаган Марк Горячевны Торжковский базары янында бронировкаланган машинага төртеп кертәләр һәм Кулибаба бакчасына алып китәләр. Ул Зеленогорск шәһәрендә була. Горячевны мунчада тоталар, ул шунда үлә. Мәетне криминаль авторитет һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре булачак ир-ат пычкы белән тураклый, аннары мәет калдыкларын хезмәтчеләренә юк итәргә кушалар. Хезмәтчеләр, снегоходларга утырып, канлы капчыкларны боздагы бәкегә алып китә һәм шунда ташлый.

Костя-Могила (Константин Яковлев) 2003 елда атып үтерелә, Кулибабаны 2021 ел азагында тоткарлыйлар. Скворцов чит илгә качарга өлгерә, аның кайда булуы билгесез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100