news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

1995 елда өч кешене балта белән чабып үтерүчене хөкем иттеләр

news_top
1995 елда өч кешене балта белән чабып үтерүчене хөкем иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1995 елда 3 кешене балта белән чабыпүтергән ир-атны 14,5 елга хөкем иттеләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Мәскәүнең Измайлов районы суды 51 яшьлек Коте Дарсалияне йоклап яткан 3 кешене үтерүдә гаепле дип тапты. 1995 елда җинаять кылгач, ул чит илгә китә һәм 27 ел качып йөри.

Фаҗига 1995 елның июлендә була. Дарсалия әлеге фатирдагы кешеләрнең берсендә зур суммада акча булуын ачыклый. Шул акчаны алу өчен, 3 кешен балта белән чабып үтерә.

«Җинаять кылгач, Дарсалия кача һәм 27 ел буена башка ил территориясендә яши», – дигәннәр Мәскәү прокуратурасында.

Дарсалиянең әлеге җинаятькә катнашы булуын экспертизалар ярдәмендә ачыклаганнар. Ул гаебен танымый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар