
19 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, томан көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, томан төшәргә мөмкин.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан төнлә секундына 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метр исә, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Яшелчә культураларына, җимеш куакларына һәм кура җиләгенә, агачларга су сибәргә һәм аларны органик ашлама белән тукландырырга кирәк. Яшеллек чәчү өчен уңайлы вакыт санала. Бәрәңгенең төбенә өяргә, шулай ук кишерне сирәкләргә мөмкин. Чәчәк орлыкларын чәчәргә һәм күчереп утыртырга була.