Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"1961 елда күңелем сизде - кичекмәстән качып котылырга кирәк, югыйсә, мине изеп ташлаячаклар..." Рудольф Нуриев белән 1992 елгы әңгәмә

Дөньяның иң танылган биючесе, татар кешесе Рудольф Нуриев белән әлеге әңгәмә 1992 елны "Сөембикә" журналында 1992 елда сентябрь санында "Милләт рухыннан саркыган көч" исеме белән басылып чыккан. Даһи биюче үзенең тормышы, хезмәт юлы турында сөйли, Казан шәһәре һәм тамашачысыннан алган тәэсирләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
"1961 елда күңелем сизде - кичекмәстән качып котылырга кирәк, югыйсә, мине изеп ташлаячаклар..." Рудольф Нуриев белән 1992 елгы әңгәмә

Классик балет фестиваленең быелгысы бу каршылыклы, кырыс тормыштан алҗыган җаннарыбызны үсендереп җибәрәсе, күңел күкләребезгә ай чыгарасы, йолдызларын чәчәсе итте. Мәркәзебездә алтынчы ел рәттән үткәрелгән әлеге фестивальдә илебезнең мәшһүр осталарыннан башка Алмания, Япония, Франция дәүләтләреннән килгән кунаклар да катнашты. Аларның иң мәшһүре, иң затлы исемлесе, әлбәттә, Рудольф Нуриев иде. Ул 1961 елда ук илдән китәргә мәҗбүр булып, озак еллар аның исемен телгә алырга да ярамады. Шулай да дөньяның иң бөек биючесе ирешкән гүзәл уңышлар хакындагы хәбәрләр "тимер пәрдә" аркылы да саркып керә торды.

Әмма безгә бу кабатланмас биючебезнең олы сәнгатен күреп ләззәтләнү бәхете язмады. Рудольф Нуриев күптән түгел генә балет биючесе буларак үзенең карьерасын төгәлләде. Һәм ул Париждан Казанга килеп тамашачы хозурында дирижеры сыйфатында балкыды. Рудольф Нуриев фестивальдә Чайковскийның "Щелкунчик" балетына дирижерлык итте.

Инде сүзебез балет сәнгате турында барганда, татар халкының дөньякүләм исемле биючеләрен, алар казанган дан-абруйны танымау мөмкин түгел. Хәзерге вакытта Инглиз Королева балетында эшләүче Ирек Мөхәммәдов та, фестивальгә Мәскәүдән килүче, Халыкара конкурслар лауреаты Айдар Әхмәтов, яшь биюче Лилия Мөсәвәрова, Самара опера һәм балет академия театрыннан, РСФСРның атказанган артисты Наил Гыймадиев исемнәре дә дәвам хакында сөйли.

Фестиваль көннәре безгә рух эстәргә, уйланырга һәм мәшһүр милләттәшләребез белән очрашырга, сокланырга җай бирде. Шушындый форсат өчен аны оештыручыларга рәхмәтләребезне күндереп, театр белгече Владимир Горшковның Рудольф Нуриев белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

  • Нуриев Рудольф Хәмит улы 1938 елның 17 мартында, Иркутск шәһәрендә дөньяга килгән. Аның әнисе тумышы белән Казаннан. Рудольф һәвәскәр коллективларда бию белән шөгыльләнгән. Уфадагы Башкортстан опера һәм балет спектакльләрендә катнашкан. 1955-58 елларда Ленинградның академик хореография училищесында укыган. 1955-58 елларда Ленинградның академик хореография училищесында укыган. 1958-61 елларда - Ленинградның Киров исемендәге опера һәм балет театры солисты, 1961 елдан ул - Инглиз Королева балеты (Лондон) солисты. 1983-89 елларда - "Гранд Опера" балетмейстеры (Париж). Башкарган балет партияләреннән иң күренеклеләре: Альберт ("Жизель" - А.Адан), Фрондосо ("Лауренсия" - А.Крейн), Дезире һәм Зәңгәр кош ("Йокыга талган гүзәл" - П.Чайковский), Солор ("Баядерка" - Л.Минкус), Армен ("Гаяне" - А.Хачатурян), Базиль ("Дон Кихот" - Л.Минкус).
  • Чит илләрдә ул балетмейстер буларак, А.Глазуновның "Раймонда"сын, Л.Минкусның "Баядерка"сын, А.Аданның "Корсар"ын, П.Чайковскийның "Аккош күле"н һәм башка спектакльләрне сәхнәгә куя. Балетмейстер һәм биюче буларак биюнең модерн стилендә күп эшли.
  • Биюдә кабатланмас осталыкка ия, классик бию техникасын камил белгән Рудольф Нуриев чит илләрнең балет труппаларында бик күп чыгышлар ясый.

- Нишләп Советлар Союзын ташлап киттегез?

- 1961 елда күңелем сизде - кичекмәстән качып котылырга кирәк. Югыйсә, бу дөньяның Сергеевлары (Киров исемендәге опера һәм балет театрының ул чагындагы баш балетмейстеры) мине изеп ташлаячак, Себергә олактырачак, башыма җитәчәк. Шундый халәттә идем мин...

- Чит илгә чыгу белән үк ниндирәк иҗади шартларга эләктегез?

- Парижга килеп төштем. Бәхетем бар икән: Марки де Куйвас шунда иде. Аның француз хөкүмәтенә һичбер ялынычы юк. Югыйсә, совет хакимияте барлык театрларны, бөтен илләрнең мәдәният даирәләрен урап чыгып, минем өчен барлык театрларга да юлны ябарга өлгергән иде. Марки де Куйваска мең рәхмәт - ул миңа эш бирде. Мин анда "Йокыга талган гүзәл"дә принцны биедем.

- Хосусый труппа идеме ул?

- Әйе, ул труппа Америка акчасына яши иде.

- Анда озак эшләдегезме?

- Алты ай.

- Шуннан соң юллар кая илтте?

- Иң әүвәле мин укырга, өйрәнергә теләдем. Копенгагенда бөек биюче Эрих Браун яши иде. Мин аны моңарчы фильмда күргән идем һәм аңладым: ул - иң шәп биюче һәм миңа аңардан барлык белгәннәрен өйрәнергә кирәк!

Таныштым, педагогының кем икәнен сораштым. Баксаң, аның педагогы безнең ватандашыбыз - Киров балетыннан Вера Волкова икән. Өстәвенә, Вера Волкова минем педагогым Александр Иванович белән дуслар да икән. Һәм мин аңардан дәрес ала башладым.

- Пушкинның һәм Волкованың дәресләрендә нинди охшашлыклар яки үзгәлекләр бар?

- Кайбер комбинацияләр охшаш. Әмма Волкова көнбатыш стилендә эшли башлаган иде инде.

Ягъни, биюнең һәр хәрәкәте иң зур төгәллеккә җиткерелә дигән сүз бу. Биюдә һәр нәрсәгә эмоциягә түгел, төгәллеккә корыла.

- Аңарда күпме вакыт дәрес алдыгыз?

- Өч ай тирәсе... һәм егерме биш ел буена әледән-әле очрашып, дәресләрне яңарта тордык.

- Шуннан соң кайда биедегез?

- Ковент Гарденга киттем (Инглиз Королева балеты). Анда Марго Фонтейн да Волковадан дәресләр алган икән. Алар ахирәтләр булып чыкты. Менә шул Марго Фонтейн Копенгагенга - Вера Волковага шалтыратып, минем хакта сорашкан: "Борын тишекләре ничегрәк? Зураялармы? Даһилык бармы?" "Бар!" - дигән Волкова. Һәм Марго мине гала-концертка чакырды. Мин Лондонга юл тоттым һәм Фонтейн белән бии башладым.

- Ул кичәдә нинди бию биедегез?

- Ул кичәдә мин Марго белән биемәдем. Килеп төшү белән үк мин аңа болай дигән идем: "Мин үземнең чыгышым өчен хак рәвешендә Сездән бер бүләк сорыйм: балетмейстер Аштон минем өчен хореографик номер эшләп, шуны сәхнәгә куйсын иде! Һәм Аштон минем өчен Скрябин музыкасына хореография эшләде. Ул чагында мин Скрябин белән мавыга идем.

- Сез Фонтейн белән бик күп еллар буена биедегез. Сәхнәдә очрашкан вакытта аңа ничә яшь иде?

- Бу 1961 елда булды, ул чакта Фонтейн миннән егерме яшькә олырак иде.

- Нинди биюләр биедегез?

- Барысын да! Әмма беренче спектаклебез "Жизель" иде. Тарихи тамаша булды ул!

- Чит илләрдә классикадан ниләр биедегез?

- Төрлесе туры килде. Биеп кенә калмадым, классиканы аларга бүләк итүче дә булдым мин. "Баядерка"ны, "Корсар"ны, "Раймонда"ны һәм башка спектакльләрне саф классика хәлендә бүләк иттем мин чит илләргә.

- Сез әле дә биисезме?

- Юк, моннан сигез ай элек биюдән туктадым.

- Үз мәктәбегезне яки труппагызны оештыру хакында уйлаганыгыз булдымы?

- Яшьрәк чагымда башыма андый юләр фикерләр килмәде. Труппа булдыру өчен туктаусыз акча эзләргә, һаман саен акча теләнеп йөрергә кирәк ләбаса.

- "Гранд Опера"ның баш балетмейстеры булып эшләү дәверендә нинди спектакльләр куйдыгыз?

- Барысына да өлгердем, әмма "Раймонда"дан башлап җибәрдем. Аннары - "Щелкунчик", "Аккош күле"...

- "Гранд Опера"дан кайчан киттегез?

- Өч ел элек.

- Моннан өч еллар чамасы элек Америкада мьюзиклда уйнап, драматик роль башкаругыз хакында сүзләр йөргән иде. Тагын да шундый рольләр башкарырга туры килдеме?

- Шактый күп туры килде.

- Нишләп дирижерлык белән шөгыльләнергә булдыгыз?

- Биюләр төгәлләнде. Сайлыйсы гына калды, өйдә утырып, карт кәбестәдәй шәлберәергә яки үзеңә бүтән юнәлештә урын табарга... Бервакыт "Гранд Опера"да миңа Кароян очрады һәм, син дирижер булырга тиеш, диде. Дирижерлар озаграк яши, янәсе...

- "Гран Опера"дан нишләп киттегез?

- Интригалар нәтиҗәсендә.

- Безнең театрлардагы интригалар белән "Гранд Опера"дагы интригаларны чагыштырып буламы?

- Сез бу мәсьәләдә бала-чага гына...

- Казан һәм Казан халкы ниндирәк тәэсир калдырды?

- Рәхмәтем зур. Бик әйбәт эшләп алдык. Казан - 1830нчы еллар шәһәре. Күзне ял иттерә торган шәһәр.

- Алга таба Казан белән бәйләнеш тотарга ният юкмы?

- Яхшылап уйлап карарга кирәк. Дирижер буларак колачны киңрәк җәя алсам, киләчәкнең шактый өметле булуы ихтимал.

- Балетның һәм оркестрның бүгенге хәлен ничегрәк бәялисез?

- Мин оркестрдан канәгать. Алар да миннән канәгатьтер дип уйлыйм.

- Бу арада нинди эшләр майтарырга җыенасыз?

- Тиздән Венага очам. Анда мине репетиция һәм концерт көтә.

- Татар балетына һәм татар тамашачысына нинди теләкләрегез бар?

- Аяк табаннарын көйләгез. Хәрәкәт чалымнарының чисталыгына ирешергә, көйгә биергә кирәк. 

Ә тамашачы - искиткеч! Минемчә, тамашачының яхшысы була, начары була. Яхшысы театрга йөри, начары өйдә утыра.

- "Модерн" стилендә нинди спектакльләр куйдыгыз?

- Ул стильдә мин иң башлап "Юлдан язган малай"да биедем. Аны Ш.Баланчин куйды. Аннары Ролан Пети "Югалткан җәннәт" балетын куйды. Бүтән тамашалар да булды. 60нчы еллар иде бу. Классик биючеләр белән "модерн" стилендә биючеләр арасында үзенә күрә күпер салган беренче биюче булдым мин.

- "Модерн"ның академик лексикага нигезләнмәгән төрен биючеләр кемнәр?

- Әйтик, Марта Грехм, Пол Тейлор. Марта Грехм җирнең тарту көченә бәйле гаять тә үзенчәлекле бию иҗат итте..

...Әңгәмә барышында Рудольф Нуриев Казан тамашачысы хакында "искиткеч" диде. Әлбәттә, бөек биюче дөньяның мәшһүр залларында алкышларны күп ишеткән. Әмма Казан тамашачысының алкышына бүтәнчәрәк мәгънә салынган иде - сәхнәдә милләтнең даһи улы иде ләбаса!

Гасырлар буена изелеп тә, рухын, талантын, акылын сау килеш саклап кала алган көче дөньяның төрле төбәкләрендә әледән-әле бәреп чыга тора. Аларның кайсы илдә яшәвендә генә түгел шул хикмәт. Бөтен дөнья халкының горурлыгына әверелгән андый талантларның куәтенә милләт карнында җан кергән ләбаса. Димәк, аларның кешелекне сокландырган сәнгате, ни генә дисәң дә, иң әүвәле татар халкының рухыннан саркып чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100