Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

190 км/сәг тизлектә җилдергән Диния нәзарәте автомобиле камераларга эләккән

news_top_970_100

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте машинасы, тизлекне арттыру сәбәпле, юл камераларына эләккән. Машина йөртүченең штрафлары да җыелган, дип яза «Mash Iptash» телеграм каналы.

Машина йөртүче 3 ай дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм 14 тапкыр каядыр бик нык ашыккан. Приставларда 12 производство бар, аларның гомуми суммасы – 6 мең сум.

Иске штрафларның берсе – тизлекне сәгатенә 100 километрга арттырган өчен. Рөхсәт ителгән 90 км/сәг урынына машина сәгатенә 191 километр тизлек белән «очкан». «Mash Iptash» Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта машинада пассажир булмаган, дигәннәр, ә машина йөртүчегә моның өчен «эләккән».

Казан халкы, намазга килгән кешеләр машиналарын юлда ике рәт итеп куеп калдыра, дип зарлана. Янда гына парковка булса да, бу күренеш күзәтелә. Диния нәзарәтендә моны хупламауларын әйткәннәр. Болай эшләргә ярамавын вәгазьләрдә дә әйтәләр икән.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 13 февраль 2025
    Исемсез
    Доганы белеп кылсаң шәп машина да алырга була икән.
  • 13 февраль 2025
    Исемсез
    Чалма белән чапан кигән щиновниклар бик рәхәт яши башладылар сонгы егерме елда, балда майда йозәләр халык хисабына. Кайсысын алма я щиновник булып йорий, кайберләре алып сатар, кайберләре кибет-ресторан хужасы.
  • 12 февраль 2025
    Исемсез
    Бу диния нәзәрәтендә эшләучеләр жияү йорергә тиеш, хәерче халык акчасына алынган БМВ да түгел.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100