Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кызны үтереп, мәетен мәсхәрәләгән егет: «Балачактан кызларны күралмыйм»

news_top_970_100
19 яшьлек кызны үтереп, мәетен мәсхәрәләгән егет: «Балачактан кызларны күралмыйм»
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Салават шәһәре прокуратурасы 24 яшьлек егеткә карата «үтерү», «мәрхүмнең мәетен мәсхәрәләү» һәм «урлау» маддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, 24 яшьлек егет сөйгән кызы белән аерылышкач, барлык хатын-кызларны күралмый башлый, шул сәбәпле, аларны үтерергә, дигән уйлар туа. Ир-ат социаль челтәрләрдә 19 яшьлек таныш кызына кырга тукранбаш җыярга барырга тәкъдим итә. Урман янына җиткәч, ул кызга пычак кадап үтерә, аның мәетен мәсхәрәли һәм телефонын урлый. Җинаятьче корбанының мәетен үсемлекләр белән каплый һәм качып китә.

Аннары берничә көн дәвамында ул кызның телефоны аша хәбәрләр яза. Мәрхүмәнең анасына һәм дус кызларына «шәһәргә киттем» дип әйтә.

«2022 елның июлендә Салават шәһәрендә яшәүче хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ул 2022 елның 7 июлендә өйдән чыгып киткән 19 яшьлек кызының югалуын әйтә. Башта хәбәрләр язуын, «Ишембайга киттем, шунда егетем белән яшим» дип әйтүе турында сөйли», – дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Берничә атна узгач, кызның мәете табыла.

Гаепләнүче егет гаебен танымый. Җинаять эшен судка тапшырганнар.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, җинаятьчене социаль челтәрләрдәге хәбәрләре аша табалар. Тоткарлагач, ул кызны шәһәр читенә алып баруын, «табигатьтә ләззәт алырга тәкъдим итүен, ләкин кыз катгый баш тартуын» әйтә. Ярсынган килеш ул кызга чәнчи, аннары кыз белән җенси гамәлләрен кыла, канлы мәетне куаклар арасына яшерә, өстенә салам каплый. Бу егет мәрхүмә кызны эзләшкән булып та йөри, актив катнаша.

Тоткарлагач, ул мәетне яшергән урынны күрсәтә, тик аннары гаебен кире ага башлый.

«Мин балачактан ук кызларны күралмыйм. Алар барысы да әлләкем булып йөри», – ди ул.

Мәрхүмә кызның дуслары сүзләренчә, бу егет балалар йортында үскән, гел үз эченә бикләнгән булган, кызлар белән аралашмаска тырышкан. Күп вакытын компьютер уеннары белән уздырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100