news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кыз 5 айлык баланы фатирдан урлаган да баскыч төбендә ташлап киткән

news_top
19 яшьлек кыз 5 айлык баланы фатирдан урлаган да баскыч төбендә ташлап киткән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Санкт-Петербургта 19 яшьлек кыз 5 айлык баланы урлап алып киткән, аннары өй баскычы төбендә калдырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 3 августта 5 айлык сабыйны 19 яшьлек кыз Товарищеский проспектындагы фатирдан алып чыгып китә. Аннары ул нәни кызны Кржижановский урамындагы өй баскычында калдыра. Сабыйны биредә яшәүчеләр күреп ала. Баланы хастаханәгә китерәләр, табиблар аңа ярдәм күрсәтә.

Баланы урлауда шикләнелүчене тиз арада тоталар, аңа карата җинаять эше ачыла.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, җинаять булган көнне әни кеше сабыйны биологик атасы белән калдырып тора. Әнисе сүзләренчә, аңа кызын урлау турында хәбәр иткәч, башта ул шаяру дип уйлый. Ярты көн буена күршеләргә шакый, танышларын сораштыра. Аннары полициягә гариза яза. Берничә сәгать узгач, аңа кызының хастаханәдә булуын әйтәләр.

Бу хатынның тагын бер баласы булуы билгеле, ул әбисендә була.

Урланган кызның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Сабыйда авырулар юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар