Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек йөртүченең иномаркасын тротуар плиткасы «туктаткан» — видео

Toyota машинасы каршы як полосага чыгып, куркыныч авария ясаган.

news_top_970_100
19 яшьлек йөртүченең иномаркасын тротуар плиткасы «туктаткан» — видео
vk.com/Игорь Осипов

10 майда Омск шәһәренең Лицкевич мәйданында юл һәлакәте була. Шушы авариягә чак кына эләкми калган машинаның регистраторы эффектлы кадрлар төшереп алган. 

Видео кадрларында күренгәнчә, Toyota машинасы бара торган полосасын кисәк кенә үзгәртә. Шул чакта ул идарәсен югалта һәм машина шуып китә башлый. Ул каршы як полосага чыга. Бу хәлне шаһитның видеорегистраторы төшереп тора. Идарәсен югалткан машина аңа таба килә. Бәхеткә, ул тротуар плиткасы салынган савытка бәрелә, хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, туктап кала. 

Өлкә буенча полициянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авариядә ике кеше — 19 яшьлек егет һәм аның белән бара торган 37 яшьлек ир-ат имгәнә. 19 яшьлек егетнең машина йөртү өчен таныклыгы да юк, ул шул килеш иномарка белән идарә итә. Ике ир-атны да хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100