Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кызны үз анасы балта белән чабып үтереп, бакчага күмеп куйган

Мәрхүмә кыз 18 яшенә кадәр балалар йортында яши, аннары туганнары янына күченеп кайта.

news_top_970_100
19 яшьлек кызны үз анасы балта белән чабып үтереп, бакчага күмеп куйган
https://tyumen.sledcom.ru

Төмән шәһәрендә 19 яшьлек инвалид кызны үтерү буенча җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Тикшерүчеләр кызны үз анасы үтереп, бакчада күмеп куйган дип фаразлый. Ул туганнарын да куркыткан, җинаять турында беркемгә дә сөйләмәскә кушкан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Узган елның декабрь урталарында Төмәннең Калинин районы полиция бүлегенә бер егет килә һәм 19 яшьлек сеңлесен әниләре рәхимсез рәвештә үтерүен һәм мәетне Полярная урамындагы шәхси йорт бакчасында яшерүен әйтә. Аның сүзләренчә, җинаять өч ай элек — 17 сентябрьдә була. Дежур бүлеге хезмәткәрләре моңа шикләнеп кенә карый, ләкин бу урынга тикшерү-оператив төркеме җибәрәләр. Тикшерүчеләр үзләре белән юылган канны һәм җинаятьнең башка эзләрен ачыклау өчен махсус җиһазлар алып бара.

«Бакчада чыннан да хатын-кыз мәете табылды, ул җиргә тирән итеп күмелгән. Соңрак бу мәетнең икенче төркем инвалид кыз — 19 яшьлек Анна булуы ачыкланды. Экспертлар аның башында, кулларында һәм аякларында дистәләрчә яра тапты», — ди Төмән өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Олеся Евсеева.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның 17 сентябрендә 1975 елда туган хатын исерек була. Ул үзенең 19 яшьлек кызына күп тапкыр балта белән суга. Кыз берникадәр вакытта соң урында ук үлә. Җинаятен яшерү өчен, бу хатын бергә яши торган ирен чакыра. Алар икәүләшеп кызның мәетен бакчада җиргә күмеп куя, диелә Россия Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

РИА Новости мәгълүматы буенча, җинаять турында билгеле булганда әлеге гаилә шәһәрнең башка районына күченгән, ләкин аларны тиз табалар. Беренче сорау алганда ук 45 яшьлек Марина Федорова барысын да таный. Аңа үтерүдә гаепләү белдерелә, аны судка кадәр изоляторга җибәрәләр. Шулай ук ​​Марина белән бергә яши торган ирдән дә шикләнәләр. Ул 42 яшьлек Вячеслав Курченко булган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул үтерүдә катнашмаган, ләкин мәетне яшерергә булышкан. Курченко җинаятьне яшерүдә гаепләнде. 

Мәрхүмә Аннаның кечкенәдән үк үсешендә тоткарлыклар була. Аны махсус интернатка бирәләр. Балигъ булгач, 2018 елның декабрендә ул өйгә кайта. Әнисе, үги әтисе, ике абыйсы арендага алынган шәхси йортта яши. Анна да шунда тора башлый.

«Абыйлар кызга бик яхшы мөгамәләдә иде. Алар Аннаны, мөмкин булганча, әниләренең һөҗүменнән саклады. Әнисе исә кызын яратмады инде. Ул ирен дә Аннадан көнләде. Анна акылы белән өч яшьлек бала дәрәҗәсендә иде — ул унга кадәр генә саный, яза да, укый да алмый. Әлбәттә, ул булганны тиешенчә бәяли алмый», — ди күршеләре. 

Тикшерү версиясе буенча, 17 сентябрьдә Федорова һәм Курченко бик исерек була. Вячеслав йокларга ята, Марина тагын бер җәнҗал ясый. Уллары аны тынычландырырга тырыша, әни кеше тынычланган кебек була. Ләкин кыз урамга чыккач, әнисе дә аның артыннан бара.

«Ул кайта да „Аня үлде“, ди. Уллары башта ышанмый, ләкин канлы балта күргәч, барысын да аңлыйлар. Бергә яши торган ире чокыр казый һәм мәетне шунда күмеп куя. Марина үтерү коралындагы канны чистарта һәм дустына илтеп куя. Туганнарына дәшмәскә куша, үтерү белән яный», — дип сөйли Евсеева.

Федорованы моңа кадәр дә үтерү өчен хөкем иткәннәр, шуңа күрә туганнары курка. 2000нче елларда ул өченче ире, инвалид кызның әтисен вәхшиләрчә үтерә. Аннары Марина ире турында начар сөйли, имеш, йөкле вакытта да ире аны гел мыскыллап, кыйнап торган, дип үзен акларга маташа. Суд моны исәпкә ала һәм аны алты ел төрмәгә хөкем итәләр.

Ул азат ителгәннән сод Курченко белән таныша. Ир белән хатын очраклы эшләр генә башкарып, шул хезмәт хакына яши. Еш кына эчәләр, талашалар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Курченко исә Маринаның бөтенләй капма-каршысы, тыныч һәм хәтта йомшак кеше була.

Кызны үтерү турында олы абыйсы Николай булмаса, беркем белми калыр иде. Ул әнисенең һәм үги әтисенең гел исерек булуыннан туя һәм бүтән фатирга күченә. Николай апасының үлеме турында бик борчыла, ләкин ул бу турыда сөйләргә курка. Аннары куркуын җиңә һәм полициягә хәбәр итә.

Башта Аннаны беркем эзләми. Аның бүтән туганнары, дуслары, танышлары булмаган. Ул өйдән чыкмаган диярлек, социаль хезмәттә теркәлмәгән. Аның турында балалар йортында эшләүчеләр генә белә, ләкин кыз алар белән элемтәдә булмый. Шуңа да карамастан, тикшерүчеләр күп балалы ананың җинаяте турында җитәрлек дәлилләр җыя (Маринаның төрле ирләрдән биш баласы бар). Федорованы 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре, Курченконы исә ике елга төрмәгә озатулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100