19 яшьлек кыз йөкле булуын бала табарга 45 минут калгач кына белгән
19 яшьлек кыз йөкле булуын бала табарга 45 минут калгач кына белгән
Шотландиянең Глазго шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек кыз үзенең авыры булуын белмичә йөргән. Бала дөньяга килергә 45 минут калгач кына, яшь әни йөкле икәнен аңлаган. Бу турыда The Mirror басмасына сылтама белән «МК» сайты хәбәр итте.
Эммалуиз Леггэйт исемле 19 яшьлек хатын беренче баласын тапкач, йөклелеккә каршы таблеткалар эчә башлаган. Ул икенче тапкыр бала табарга җыенмаган.
«Хатынның корсагы бер төн эчендә үскән. Кичке якта эче тигез, абсолют яссы булган. Иртәнге якта хатын зур корсаклы икәнен абайлап алган», диелгән бу хәбәрдә.
Куркуга калган хатын тиз генә ашыгыч ярдәм чакырган. Шуннан соң ул берничә сәгать эчендә кыз бала тапкан. Аңа Сиара дип исем кушканнар.
Әлеге гаҗәеп хәлне табиблар да аңлата алмаган. Алар корсактагы бала хатынның аркасына ябышып үскән булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.