news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«19 яшьлек кыз үлде»: Игезәк кызлар төнге юлда һәлакәткә очраган

21 яшьлек егет идарә иткән җиңел машина күпер коймасына бәрелгән.

news_top
«19 яшьлек кыз үлде»: Игезәк кызлар  төнге юлда һәлакәткә очраган
http://gibdd102.ru/

4 гыйнварда Башкортстанда коточкыч юл һәлакәте булган. Республика ЮХИДИ идарәсендә фаҗига вакытында ике игезәк кызлар имгәнүен, аларның берсе үлүен сөйләгәннәр. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Юл һәлакәте төнге икеләр тирәсендә Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлында була.

«Бүздәк районында яшәүче 21 яшьлек егет ВАЗ-2114 белән идарә итә. Ул Чакмагыш авылына таба бара. Шул чакта машина күпер коймасына бәрелә», — дип хәбәр итә ЮХИДИ.

Авариягә очраган машинада 19 яшьлек игезәк кызлар була. Аларның берсе һәлакәт урынында ук үлә, икенчесен хастаханәгә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар