Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек кыз интернетта Татарстан кешесен алдаган

Акча күчерә торган хисап номерының хуҗасын тиз арада эзләп табалар.

news_top_970_100
19 яшьлек кыз интернетта Татарстан кешесен алдаган

Омск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы аферист кызны тоткарлаган. 19 яшьлек кыз кармагына Благовещенск, Тверь, Златоуст, Түбән Кама кешеләре эләккән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Җинаятьче кыз социаль челтәрләрдә сәхифәләр ачып, модалы кием сату турында игълан итә. Кешеләр исә бу кызга акча күчерә, тик кием-салымны гына көтеп җиткерә алмый.

Аферист кыз беренче сатып алучысыннан 2,6 мең сум акча ала. Шуннан соң эшнең тәмен тоеп, тагын 20 мең чамасы акча җыя.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада акча күчерә торган хисап номерының хуҗасын эзләп таба. 

Хәзерге вакытта Омски кызына карата алты эш ачылган. Аны ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100