news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19 яшьлек Камилә Хөсәенова - "Мисс Татарстан - 2018" дип табылды

Камилә Хөсәенова - Казан кызы.

news_top
19 яшьлек Камилә Хөсәенова - "Мисс Татарстан - 2018" дип табылды

"Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы тәмамланды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды.

Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 2017 елда "Мисс академия" булып табылган. 

Татарстан гүзәле Камилә Хөсәенованың буе 177см, гәүдә параметры 82-61-92гә тигез.

"Мисс Казан" булып 19 яшьлек Казан кызы Гүзәл Мусина танылды.

Казан кызы Полина Горюнова "Беренче вице мисс Татарстан" титулына ия".

"Икенче вице-мисс" исемен Казан кызы Рушания Шәрифулина алды.

Чаллы кызы 18 яшьлек Аделина Миңнеханова "Соклангыч Татарстан гүзәле" исеменә лаек булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар