19 яшьлек егет ике яшьлек кызны көчләгән
Ямал-Ненец автоном округында яшәүче 19 яшьлек егет 2 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә.

Җинаять 14 июньдә Надым шәһәрендә була. 2 яшьлек кызның әнисе танышларына кунакка бара, исерткеч эчемлекләр куллана. Кунаклар 12 тулгач кына таралыша башлый. Аларның берничәсе коляскага баласын утыртып кайтып китәргә җыенган хатынны озатып куярга тәкъдим итә. Кайтып барганда, компания исерткеч эчемлекләр алырга кибеткә керә. Хатын, 19 яшьлек егеткә кызына күз-колак булырга кушып, кибеткә кереп китә.
Егет, бала белән ялгыз гына калудан файдаланып, коляскадагы кызны ишегалдына алып кереп китә һәм баланы көчли. Баласы югалганны күреп, хатын полициягә мөрәҗәгать итә, алар егетне җинаять кылган вакытта тотып ала. Бу хакта Тикшерү комитетының Ямал-Ненец автоном округы буенча идарәсе хәбәр итә.
Тикшерүчеләр егетнең җинаятен исбатларлык дәлилләр тупланган дип хәбәр итә.
Егеткә 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.