Чиләбе өлкәсендә бер кызны 14 ел тоткын итеп тоткан Владимир Ч.ны суд мәҗбүри дәвалануга озаткан. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Психиатрлар ачыклаганча, маньяк психик авырудан интегә һәм гамәлләре белән идарә итә алмый.
Сентябрьдә судта бу ир-ат корбаны дип фаразланган кызның туганнары белән очрашкан.
2023 елның 31 июлендә 14 ел тоткын булып яшәгән кызны коткару турында билгеле булды. Шуңа кадәр маньяк аны иреккә җибәрми, көчләп тора.
2009 елда 19 яшьлек кыз тимер юл вокзалында ир-ат белән таныша, ир-ат аны Смолино бистәсенә өенә кунакка чакыра, өйгә кайткач, ир-ат, үтерү белән янап, кызны бикләп куя.
2023 елның 30 июлендә «ашыгыч ярдәм» табиблары бу ир-атны хастаханәгә алып киткәч кенә, кыз кача. Бу көнне ир-ат бик исерек була, кыз яши торган бүлмәне бикләргә оныта.
Маньяк яши торган өй ишегалдында кеше сөякләре табыла. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2011 елда бу ир-ат башка хатынны үтергән, аның мәетен тураклаган һәм ишегалдында күмеп куйган, диелә хәбәрдә.