Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19 яшендә гомере өзелгән Әмирнең әтисе: «Ишегалдына чыккан саен, күңелем белән аны эзлим»

news_top_970_100
19 яшендә гомере өзелгән Әмирнең әтисе: «Ишегалдына чыккан саен, күңелем белән аны эзлим»
Фото: © фото: гаилә архивыннан, район ЮХИДИ бүлеге

Әмир Әсхәдуллинның үлем хәбәрен ишеткәч тә, йөрәк сулкылдап, әрнеп типте, дип яза Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы журналисты Алсу Сәлахетдинова. Һәлакәткә кадәр 3 көн элек туган көнен билгеләп үтеп, 19 яшен тутырган, елмаеп-көлеп, шаярып йөргән егетнең гомере шулай иртә юл-транспорт һәлакәтендә өзелер дип кем уйлаган?!

«Бәхетсезлек очрагы 17 августта, төнге сәгать 12ләр тирәсендә Каенлык авылыннан Тырышка таба бару юлында була. 19 яшьлек егет чит ил автомобилендә хәрәкәт иткәндә, иминлекне тәэмин итүче тиешле тизлекне сакламый, руль белән идарә итүен югалта һәм каршы як полосаның юл читенә төшеп каплана. Ул иминлек каешын да эләктермәгән була. Райондашыбызның гомере «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче урында өзелә», – дип сөйләгән район ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

...Күпме генә тырышма, маңгаеңа язылган язмышны үзгәртү мөмкин түгел, диләр. Хак сүзләр.

«Улыбыз ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел иде. Аның беркайчан безгә авыр сүз әйткәнен, кыен хәлгә куйганын хәтерләмим. Безнең янда, чын мәгънәсендә, әүлия иде, машина руле артына утырса, хәтта алдарак баручы автомобильне дә узып китәргә батырчылык итмәде. Үзе генә калганда тизлекне яраткан шул. Кая ашкынгандыр ул бала, белмим», – дип ачына Әмирнең әтисе Илгизәр абый.

Әмир спортны үз итә, аеруча футбол, волейбол, баскетболны яратып уйный. Фаҗига булган көнне дә абыйсының машинасында футболчы егетләрне өйләренә озатып куя ул. Тик менә үзенә генә туган йортка, әти-әнисе, якыннары янына кайтып җитү насыйп булмый...

«Кич чыгар алдыннан: «Улым, әйбәт кенә йөр, кырынып та аласың бар икән», – дидем. Ишегалдындагы әлеге очрашу-сөйләшү, баламның йөзенә тутырып карауны соңгысы булыр дип башыма да кертеп карамадым.

Әмиребез авыл хуҗалыгы өлкәсен бик яратты, басудагы барлык эшләрне дә бергәләп башкардык. Кукмара аграр көллиятендә агроном белгечлегенә укый иде. Транспорт йөртү таныклыгын да шунда алды.

Техникага аеруча кулы ятты аның. Ватыла калса, кайсына гына тотынмасын, төзәтеп чыкты. Хәзер дә ишегалды, гараж, бакчага чыккан саен, күңелем белән аны эзлим. Каядыр киткәндер дә елмаеп кайтып керер шикелле. Хакыйкатьне белсәң дә, баланың юклыгына, мәңгелеккә китүенә күңел һаман ышанмый.

Улыбызның очрашып йөри торган кызы да булган, уй-хыяллары, планнары зурдан иде. Бер мизгелдә барысы да челпәрәмә килде. Руль артына утыручыларга, яшьләргә шуны әйтәсем килә: тизрәк барып, алданрак кайтып җитәм дип, беркайчан ашыкмагыз, кәрәзле телефоннарга алданып, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез, сезне яратучыларны һәм көтүчеләрне хәсрәт утына салмагыз!» – ди гаилә башлыгы.

Әмир гаиләдә икенче бала була. Аның бертуган абыйсы һәм сеңлесе бар.

«Абый миннән 7 яшькә олы иде. Мин аның ачуланганын хәтерләмим. Үзенчә шаяртырга яратса да, үпкәләп йөргәнем булмады. Ул Янилдә торып укыды, атна ахырында гына кайта, һәм мин аны сагынып көтеп ала идем. Озын буйлы, каратут йөзле матур абыемны, яклаучымны, бик сагынам, юксынам», – ди сеңлесе Диләрә.

Башлангыч сыйныфларны туган авылы Тырышта укыса, 5нчегә Сәрдекбаш урта мәктәбенә килә Әмир. Сыйныфта 6 кызга 1 малай була ул.

«Акыллы, тәртипле, тырыш, актив укучыбыз 9нчы сыйныфка кадәр безнең мәктәптә белем-тәрбия алды, яхшы билгеләргә генә өлгерде. Алдагы парталарның берсендә утырды ул. Дәресләргә һәрчак яхшылап әзерләнеп килә, кул күтәреп сөйли, аңламаган урыннары булса – сорый, олыларны, кечеләрне хөрмәт итә иде. Кызганыч, укучыбызга гомер генә кыска бирелгән. Урыны оҗмахта булсын!» – дип искә ала Әмирне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзада Низамова.

Сөеп-кадерләп үстергән газизләрен салкын җир куенына иңдергән әти-әниләргә, якыннарын, дусларын югалтканнарга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100