
19 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 14 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көнбатыш районнарда +12˚, көндез +18..+23˚ градус.
Кимүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Карлыган, зелпе, крыжовник куакларын яшәртеп кисәргә була. Соң өлгерә торган кәбестәләрне озак вакыт саклауга алып куярга кирәк. Туфракта кышлый торган корткыч бөҗәкләрне юк итү өчен, туфракны, кәсләрен ватмыйча гына, тирәнтен сукаларга була. Күпьеллык чәчәкләрне кышка пычкы чүбе, ылыслар, торф һәм әрҗәләр белән каплап куярга мөмкин.