news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

19 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда томан төшә. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +14..+19˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, түтәлләр әзерләргә була. Кышлыкка сарымсак, суганчалы үсемлекләр утыртып куярга мөмкин. Теләсә кайсы үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай көн.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар