news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
19 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

19 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез һәм кич кыска вакытлы яшенле яңгыр. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил төнлә секундына 4-9 метр, көндез 6-11 метр тизлектә исә, көчәйгәндә 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +2..+7˚, туфракта урыны белән 0˚ кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +19..+24˚ градус фаразлана.

Тулы ай.

Үсемлекләрне утырту, күчереп утырту, кисү өчен уңышлы көн түгел. Туфракны йомшартырга һәм мүлчәләргә була. Яшелчә тозлау өчен дә уңышлы көн дип саналмый. Чәчәк, яфрак һәм дару үләннәре җыярга киңәш ителә. Буш калган туфракны эшкәртергә, органик һәм минерал ашламалар кертергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар