news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
19 майга һава торышы һәм ай календаре

19 майда болытлы, төнлә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, -0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин, ә көндез  +8..+13 градус көтелә.

Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Алмагач, груша, чия, слива һәм ирга үсентеләрен утыртырга була. Тамыразыклар чәчәргә мөмкин. Чүп утау, ашлама кертү өчен уңай көн. Селдерей, бәрәңге, редис һәм башка тамыразыкларны утыртырга кирәк.

Томат, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицага чыгарырга була. Томатның ян бәбәкләрен алырга кирәк.

Куакларның артык ботакларын кисәргә, куе булып чыкканнарны алырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар