Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«19 майда улымның үлгән көне»: ана хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куярга җыена

news_top_970_100
«19 майда улымның үлгән көне»: ана хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куярга җыена

Башкортстанның Илеш районы Бәләкәй Тәҗәй авылындагы чишмәгә Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Марат Мостафин исеме бирелгән. Бу хакта Илеш телевидениесенең «ВКонтакте»дагы төркемендә хәбәр ителә.

Бәләкәй Тәҗәй авылы егете, өлкән сержант Марат Мостафин 2022 маенда һәлак булган.

Узган җәйдә аның әнисе Зөлфирә Мостафина берничә авылдашы ярдәме белән авыл читендәге чишмә тирәсен төзекләндерә башлый. Үз акчасына койма коя, баскыч һәм беседка урнаштыра.

«Без елда шулай чишмәне төзекләндерә идек, малай исән чакта да төзекләндерделәр. Малай үлгәч, иске коймаларны алып ташладылар. Шуннан, Маратның акчалары кайткач, чишмәне эшләргә дип, үз-үземә сүз бирдем, ният итеп алдым. Егетләргә, авыл советына, кызларга, авылдашларга рәхмәт. Маратның исемен бирүгә кызлар, авылдашлар барысы да риза булды. Икенче елга, Аллаһ боерса, кемнәр сугышка киткән, шуларга атап бәләкәй генә һәйкәл эшләргә дигән уй бар. 19 майда үлгән көне, шул вакытларга эшләп булса, Аллаһ боерса», – дип сөйләгән Маратның әнисе Зөлфирә Мостафина.

Төрле елларда хәрби разведкада хезмәт иткән, бүгенге көндә разведка төркеме булып берләшкән актив егетләр яугир әнисенең башлангычын күтәреп ала.

«Зөлфирә апа белән 5 ноябрь көнне Разведчиклар көнендә искә алырга дип килгән идек. Шунда килгәч, Зөлфирә апа, шушындый чишмә бар иде, Марат шуны матурлап, сугыш ветераннарына багышлап эшләмәкче булган иде, шуңа әзрәк ярдәм итә алмассыз микән, диде. Без үзебезнең шушы төркем белән ризалыкны бирдек. Безнең егетләр актив, хәрби операциядәге егетләргә гуманитарка белән дә ярдәм итәбез. Администрациягә әйтеп, безгә материалларны биреп, шушы эшне алып барабыз инде», – дип сөйләде хәрби хәрәкәтләр ветераны Рубен Хәсәнов.

Шимбә көнне алар, үзләренең мәшәкатьләрен читкә куеп, бөтен тырышлыклары белән изге эшкә тотынды. Егетләр баскычка култыкса куйган, чишмәгә таба бетон сукмак салган, чишмәнең улагын чистартып, яңа су җыйгычлар утырткан, аларның нигезен дә бетон белән ныгытканнар, диелә хәбәрдә. Авылдашлар, җирле хакимият исә тирә-якны чистарткан, кемдер кул эше белән, кемдер техникасы белән ярдәмгә иткән. Төзекләндерү эшләре яздан да дәвам итәчәк, диде Зөлфирә Мостафина.

Өстәге мәйданчыкны да матурлап, анда һәйкәл урнаштыру планда тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100