Россия Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча Баш идарәсендә иң куркыныч маньякларның берсе – Александр Чуплинскийны ничек тотулары турында сөйләгәннәр. Аның эзенә чыгарга заманча технологияләр ярдәм иткән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
90 нчы еллар ахырында хатын-кызлар югала башлый. Маньяк аларның башларын чаба. Һәлак булучыларның күбесенең шәхесләрен дә ачыклый алмыйлар, алар танырлык булмый. Шулай да берничә мәетнең шәхесе ачыкланганнан соң, гадәттә фахишәләр үтерелүе билгеле була.
Җинаятьләр 1998 елдан 2006 елга кадәр дәвам итә: ул вакытта аны берничек тә тота алмаганнар, – дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча Баш идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Александр Махнев.
Бервакыт җинаять урыныннан ерак түгел сәер символлар ясалган такталар табыла, шулай ук мәетләргә дә пычак белән кисеп билгеләр ясалган була. Шуңа күрә, хатын-кызларны сатанистлар җәзалаган, дип уйлыйлар. Әмма икенче фараз дөрес булып чыга: үтерүченең хокук саклау органнары белән бәйле булуы ачыклана.
2004 елда оперативниклар чын үтерүче – КГБ чик буе гаскәрләрендә берничә ел хезмәт иткән һәм аннары Киров районы милиция бүлегенә килгән Евгений Чуплинский эзенә төшә. Дөрес, кулга алынганда, ул инде погоннарсыз һәм пенсиягә чыккан була.
Элеккеге милиционерда үтерелгән хатын-кызлардан берсенең телефоны табыла. Ләкин ул вакытта аны тоткарламыйлар: Чуплинский, телефонны машинада кемдер төшереп калдырган, дип әйтә. Бу вакытта аның гаебен раслаучы башка дәлилләр табылмый.
Ике елдан соң – 2006 елда – Чуплинскийны яңадан тоткарлыйлар. Ул 2 ай тикшерү изоляторында утыра, ләкин ул вакытта да яңа дәлилләр табылмый. Һәм Чуплинский яңадан иреккә чыгарыла.
Эш буенча алга китеш 2016 елда гына – хокук саклау органнары эшенә заманча технологияләр кергәч кенә була.
Тикшеренүдә яңа алымнар барлыкка килде, һәм без ДНК-экспертиза үткәрелмәгән чорда тикшерелгән элеккеге эшләргә кире кайта башладык, – дип сөйли полковник Александр Махнев.
90 нчы еллар ахыры һәм 2000 нче еллар башындагы җинаять урыннарында криминалистлар җыйган матди дәлилләр элеккеге эшләргә кире кайтырга мөмкинлек бирә.
2016 елда Чуплинский эше буенча да ДНК-экспертиза ясала: аның ДНКсы үтерү урыннарында табылган үрнәкләр белән туры килә. Оперативникларның тырышып эшләве һәм яңа технологияләр ярдәме белән маньякны тоткарлыйлар: аның 19 хатын-кызны үтерүе исбатлана.
Суд Чуплинскийны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итә. 2019 елның сентябрендә аны Хабаровск краендагы махсус режимлы колониягә җибәрәләр, диелә хәбәрдә.