19 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр, боз яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метр, көндез урыны белән 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +17..+22, көндез +23..+28 градус, көнчыгыш районнарда +31 градуска кадәр фаразлана.
Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.
Бу көнне агачларның һәм куакларның артык ботакларын кисү, шулай ук яшелчәләрнең ян ботакларын өзү катгый тыела. Туфракны йомшарту һәм су сибү өчен уңайлы көн санала. Күпьеллык суган, укроп, салат орлыкларын чәчәргә була. Иртә өлгерә торган салат, шпинат, кыяр һәм чәчәк кәбестәне җыеп алырга кирәк. Помидорларга һәм кыярларга ашлама кертергә мөмкин.