19 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 15-20 м/с, 24 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +17..+22˚ градус.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, компост, янган тирес сибәргә була. Консервацияләү өчен сырганак, кызыл һәм кара миләш җыярга була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алып куярга кирәк. Суганчалы чәчәкләр утыртырга ярый.