news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
19 августка һава торышы һәм ай календаре

19 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Иртән һәм көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугару, сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз вакыт. Күпьеллык чәчәкләр һәм дару үләннәр утырту, бүлгәләп күчереп утырту һәм ашлау өчен уңай көн. Кура җиләгенең җимеш биреп бетергән ботакларын кисәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар