19 августта Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көнбатыш районнарда +15˚, көндез +22..+27˚ градус.
Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утыртмый, күчереп утыртмый торырга кирәк. Агач һәм куак төпләренә компост, янган тирес чәчәргә була. Карлыган, крыжовник куакларын яңарту өчен ботакларын кисәргә кирәк.