19 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 8-13, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +22..+27˚ градус.
Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Бу вакытта берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрдән кала, башка үсемлекләр утыртмый тору хәерле. Томат, борыч һәм баклажан рассадасын зуррак савытларга күчереп утыртырга мөмкин. Агач-куакларга авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.