news_header_bot
Язманы тыңлагыз

19-20 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
19-20 июньгә һава торышы һәм ай календаре

19 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +20..+25˚ градус.

20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Яшелчәләргә, җиләк куакларына һәм кура җиләгенә органик ашламалар, агач-куакларга азотлы ашламалар сибәргә кирәк. Яшел культураларны кабат чәчү өчен уңышлы вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар