Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

19-20 февральгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
19-20 февральгә һава торышы һәм ай календаре

19 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16˚, аязганда -17..-22˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.

20 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык. 

Яңа ай.

Ай календаре буенча үсемлекләр белән бәйле бер эш тә башкарырга ярамый. Рассада өчен туфрак катнашмалары һәм савытлар әзерләргә була. Шытып чыккан рассадаларны сирәкләргә, туфрагын йомшартырга була. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100