19-20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
19-20 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

19 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көндез +8..+13˚ градус.
20 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +9..+14˚ градус.
Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Туфракны казу һәм йомшарту. Рассаданы сугару, ашлау өчен уңышлы көннәр.
Чәчәк түтәле
Туфракны казу һәм йомшарту. Үрмә гөлләр утыртырга була. Чәчәк рассадаларына һәм бүлмә гөлләренә ашламалар сибәргә була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казу һәм йошарту. Җимеш бирә торган агач һәм куакларны ашларга кирәк.