news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«18,5 тонна» – Россия баһадиры ике «КАМАЗ» машинасын берьюлы тарткан

news_top
«18,5 тонна» – Россия баһадиры ике «КАМАЗ» машинасын берьюлы тарткан
Фото: «КАМАЗ-мастер» матбугат хезмәте, https://chelny-izvest.ru

«КАМАЗ-мастер» спорт үзәге күптән түгел гадәти булмаган тренировка процессы өчен арена булды. Анда казанышлары Гиннесс рекордлар китабына кергән Россиянең танылган стронгмены Денис Вовк күнекмәләр уздырды. Атлет зур дөнья рекордына: Airbus A320 пассажир лайнерын буксирлауга әзерләнә. Бу амбициоз сынау 2026 елның гыйнварына планлаштырылган һәм башкаланың Домодедово аэропортында узачак. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Вовк «КАМАЗ» спорт йөк машиналары белән күнекмә уздырган, аларның гомуми массасы 18,5 тоннага җиткән. Бу – аңа планлаштырылган рекордына мөмкин кадәр якын килергә һәм хәрәкәт техникасын шомартырга мөмкинлек биргән.

Денис сүзләренчә, «КАМАЗ-мастер» территориясе шөгыльләнү өчен очраклы рәвештә генә сайланмаган. Аның әйтүенчә, ул авиалайнерны буксировкалауга охшаш хәрәкәт механикасын эшләп карау өчен уникаль мөмкинлек биргән. Монда, берничә машина берләштерелеп, самолет авырлыгына якынайтылган.

Көче белән танылган ир-атның легендар «КАМАЗ-мастер» командасы белән беренче танышуы спорт болидын сынап караудан башланган. «Шәп динамика, сөйләп бетергесез хис-кичерешләр, соклану, балачак хыялын тормышка ашыру!» – дигән атлет, тәэсирләре белән уртаклашып.

Күнекмәләр җитештерү бинасы эчендә узган. Башта Денис, зур көч куеп тормыйча, йөк машинасын хәрәкәткә китерә. Әмма берләштерелгән 2 автомобиль белән эшләгәндә көтелмәгән авырлыклар килеп чыга: масса 2 тапкырга түгел, берничә тапкырга арткан кебек тоела. Бу күренеш тулы приводлы техниканың үзенчәлекләре белән аңлатыла.

Фото: © «КАМАЗ-мастер» матбугат хезмәте

«Тренировка кызыклы һәм көтелмәгәнчә килеп чыкты, – ди Вовк. – Цехтагы идән катламы боз кебек шома иде, һәм тактиканы үзгәртергә туры килде. Башта техниканы үз артымнан тарту ысулын кулланырга теләгән идем, ләкин форматны үзгәртергә мәҗбүр калдым. Барысы да идеаль килеп чыкмады, әмма бу да – кыйммәтле тәҗрибә».

«КАМАЗ-мастер» базасында тренировка Денис Вовк өчен амбициоз дөнья рекордына әзерләнүдә мөһим адым һәм әһәмиятле дәрес, шул ук вакытта көтелмәгән шартларга җайлашу мөмкинлеге биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар