18 яшьтән олы инвалидларның ата-анасына чикләнмәгән «больничный» бирергә тәкъдим иттеләр
Балачактан эшкә сәләтсез I группа инвалид булган кешеләрнең ата-аналарына һәм опекуннарына аларны карау буенча срогы чикләнмәгән түләүле «больничный» бирергә кирәк, дигән фикерен җиткергән ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Дарья Голубева.
Аның сүзләренчә, инвалидларга 18 яшь тулганнан соң аларның әти-әниләренә һәм опекуннарына йөкләнеш кимеми. Шуңа күрә, Голубева фикеренчә, аларны карау буенча түләнә торган «больничный» сроклар буенча чикләүләрсез булырга тиеш. Ул инвалид балаларның ата-аналары өчен больничныйга охшаш булырга тиеш.
Депутат шулай ук I төркем инвалидларның туганнарының тәүлек буе алар белән стационарда булырга хокуклы булуына игътибар итә. Әмма практикада бу мөмкинлектән файдалану кыенлык тудыра: эшкә сәләтсезлек кәгазьләрен бирүнең гамәлдәге тәртибе олы пациентны карау өчен озакка сузылган «больничный» рәсмиләштерергә мөмкинлек бирми.
Нәтиҗәдә эшләүче туганнарга я үз хисабына ял алырга, я чит кеше ярдәменнән башка яши алмаган олы кешене хастаханәдә калдырырга туры килә, дип аңлата Голубева.