Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек кызны машинасында каеш белән буып үтереп, кар көртенә күмеп куйганнар

news_top_970_100
18 яшьлек кызны машинасында каеш белән буып үтереп, кар көртенә күмеп куйганнар
Тикшерү комитеты видеосыннан скриншот

Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә Яңа ел алдыннан 18 яшьлек кыз югала. Үтерүдә шикләнеп тоткарланган ир-ат машинасында руль артында утырган кызны каеш белән буып үтерүен һәм кар көртенә күмеп куюын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз былтыр 30 декабрьдә югала. Соңрак ачыкланганча, ул машинасына бер ир-атны утыртып алып бара. Менә шул кеше аның гомерен өзә.

Җинаятьтә шикләнелүче 35 яшьлек ир-ат та Мыски шәһәрендә яши. Ул 18 яшьлек кыз идарә иткән машинаның арткы утыргычына кереп утыра. Аннары кызга арттан һөҗүм итә.

«Ул кычкыра башлады, мин аның авызын томалыйсы идем. Ул тарткалашырга тотынды. Мин, ничектер, үзеннән-үзе каеш тартып чыгардым да аның муенына чорнадым», – ди үтерүче.

Аннары ул машинадан чыга, кызның мәетен кеше йөрми торган урында карга күмеп калдыра.

Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 30 декабрьдә бу ир-ат мәрхүмә кыз идарә иткән машинаның арткы утыргычында була. Алар Мыски шәһәренә таба технологик юлдан бара. Кисәк кенә талаш чыга, ир-ат иминлек каешын кызның муенына чолгый һәм кыз үлгәнче тотып тора. Аннары ир-ат мәетне җинаять урыныннан ерак урынга алып бара һәм кар астына яшерә. Тикшерүчеләр аны тоткарлый. Тупланган дәлилләр, шул исәптән күзәтү камералары язмалары кадрлары нигезендә, ир-ат гаебен таный, мәетне яшергән урынын күрсәтә.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100