Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек кызны апасының ире вәхшиләрчә үтереп ташлаган

news_top_970_100
18 яшьлек кызны апасының ире вәхшиләрчә үтереп ташлаган
https://pixabay.com/

Волгоград өлкәсендә 18 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Студентның әбисе сүзләренчә, ул үтерүчесе белән балачактан ук таныш. Әби сүзләренчә, кызны туган апасының ире үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

18 яшьлек кызны үтерү турында 31 майда билгеле була. Россия Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, студент кыз Суровкино шәһәрендә яшәүче ир-атка өй җыештырырга ярдәм итә. Хуҗа кеше кызның җыештыруын ошатмый, алар талаша башлыйлар. Башта үтерүче ир-ат кызны елгага ыргыттым дип әйтә. Соңрак урманга күмеп куюы ачыклана, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә кызның әбисе РЕН ТВ хәбәрчесе белән аралашкан. «Туган апасының ире, бергә яши торган ире үтерде. Аның әтисе корея милләтеннән, әтисенең сеңлесе – туган апасы да кореянка. Ул аны балачактан белде. Ул аларга барып йөрде», – ди әби кеше.

Туган апасы хәзер Кореяда булуы билгеле. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хәзер салып йөри, үзен агрессив тота. 

Әби кеше сүзләренчә, мәрхүмә кызны туган апасының ире өй җыештырырга чакырган. Югалган көнне кыз ҮЗбәкстандагы атасы белән Viber аша аралашкан. Әти кеше сүзләренчә, ул кызының сеңлесенең өендә булуын күргән, сеңлесенең ире белән дә аралашкан.

Кыз 27 майда – җомга көнне югала. Ә туган апасының ире кыз аның өендә булуын кире кага. Әби кеше кызын якшәмбегә кадәр туганнарыннан эзли. 

Кызның мәетен урман полосасында күмеп куелган җирдән табалар. «Ул аны урманга күмгән. Коверга төргән булган, ул канга баткан. Аны суда батырмакчы булган. Имеш, суга ыргыттым дигән. Елгадан эзләп тапмагач, тагын аңа барганнар. Аннары күмеп куйган урынын күрсәтте», – ди әби кеше.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100