Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек кыз өйдә бала тапкан да сабыйны маникюр кайчысы белән чәнчи-чәнчи үтергән

news_top_970_100
18 яшьлек кыз өйдә бала тапкан да сабыйны маникюр кайчысы белән чәнчи-чәнчи үтергән
Фото: https://tver.sledcom.ru

Тверь өлкәсендә 18 яшьлек хатын-кыз өйдә бала тудырган һәм аны шунда ук үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Осташково шәһәрендә баласын үтергән хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр итә.

23 апрельдә яшь әни баласын өйдә тудыра, аннары маникюр кайчысы белән чәнчеп үтерә.

Кыз йөклелеге белән хастаханәдә хисапта тормый. Ир бала тудыргач, «маникюр кайчысы белән башына һәм гәүдәсенә күп тапкыр чәнчи». Тикшерүчеләр фикеренчә, сабый исән килеш туа, һәм анасы барысын да аңлап эшли, диелә хәбәрдә.

Бала үлә, анасын хастаханәгә алып китәләр.

Тикшерү комитеты җинаять урыныннан фотолар күрсәткән. Бер фотода кайчы бөтенләй канга буялган. Икене фотода тагын бер кайчы сурәтләнгән, анда кан таплары азрак. Янында күз буягыч, керфекләрне бөгә торган җайланма ята. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100