Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек егет сөйгән кызына мәхәббәт аңлаткан да һәлак булган

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә 18 яшьлек егет сөйгән кызына мәхәббәт аңлаткан һәм һәлак булган. Хокук саклаучылар моны бәхетсезлек очрагы дип бәяләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Фаҗига дүшәмбе төнлә була. Егет белән кыз башта яр буенда кояш батканын карый, аннары бергә өйгә кайталар. Кайтканда егет бик бәхетле булуын, кыз белән бергә гомеренең азагына кадәр яшәргә хыяллануын әйтә. Алар әле 1 ай гына таныш була.

Өйдә егет кызга агач тартма күрсәтә, анда атасының пистолеты була. Егетнең ата-анасы Мәскәүдә яши, Мәскәү өлкәсендәге фатирда егет үзе генә тора. Ул техникумда укый, җәен кафеда официант булып эшләргә җыена, кызны да шунда урнаштыра.

Үләргә минутлар калгач, егет кызга, пистолет эшләми, дип әйтә. Ул шаярып крючокка баса, ләкин шартлау яңгырый, егет һәлак була.

Полиция килгәндә егет караватта ята. Кайгыга баткан кыз бераз шәраб эчүләрен дә әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100