18 яшьлек студент 17 кешене атып үтергән
Студент кешеләрне атып үтергәч, үз-үзенә кул салган.
Россия Тикшерү комитеты Керчь политехника көллиятендә 17 кеше һәлак булуын хәбәр итте. Криминалистлар фаҗига урынында булган. Мәетләрне тикшергәннән соң, аларның атып үтерелгән булуы ачыкланган. Бу турыда Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Атыш оештырган кешенең шәхесе ачыкланган. Ул әлеге көллияттә 4 курста укучы 18 яшьлек Владимир Росляков булып чыккан. Аны мәетен бер бүлмәдә тапканнар. Бу кеше үзенә-үзе кул салган дип фаразлыйлар.
Хәзер һәлакәт урынында медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәт белгечләре бригадалары эшли.
Моңа кадәр Керьч политехника көллиятендә шартлау булган дигән хәбәр таралган иде.