news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек спортчы кыз сөйгән егете белән бергә һәлак булган

Элли Матуццо Италия җыелма командасы составында дөнья чемпионатында катнашкан.

news_top
18 яшьлек спортчы кыз сөйгән егете белән бергә һәлак булган
https://pixabay.com

Италиянең фигуралы шуучысы, 18 яшьлек Элли Матуццо автоһәлакәттә үлгән. Бу турыда La Gazzetta dello Sport порталына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Кыз кияве белән Fiat 500 машинасында була. Машина Сан-Марино шәһәре янында трассада каршы як полосага чыга һәм башка автомобильгә бәрелә. Кияү белән кәләш урында ук үлә, башка машина йөртүчесе дә җитди имгәнә.

Элли Матуццо Италия җыелма командасы составында дөнья чемпионатында катнашкан. Турнир Швейцариядә юниорлар арасында синхрон шуу буенча булган. Буш вакытында ул автомобильләр ярышында катнашкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар