18 яшьлек Руслан югалган
Егетнең туганы Әлфия агентлыкка әйткәнчә, Русланның психик үсеше бераз тоткарланган. Ул еш кына өйдән качып, туганнарыннан яшеренеп ята торган булган.
18 яшьлек Уфа егете Руслан Янзигитов турында ике атна буена хәбәр юк. Ул 13 апрельдән бирле укыган урынында да күренми, дип яза "Башинформ" агентлыгы.
Хәзер Руслан социаль челтәрләргә чыга, тик беркемгә дә җавап бирми икән.
Русланны күрүчеләрдән полициягә 02, 102 номерына шалтыратырга сорыйлар.