Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек кызны ун мең сум өчен урлаганнар, кыйнаганнар һәм чәчләрен кискәннәр

Егетләр кызны «Жигули» машинаны төрткәләп утыртканнар һәм банк картасына акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр.

news_top_970_100
18 яшьлек кызны ун мең сум өчен урлаганнар, кыйнаганнар һәм чәчләрен кискәннәр
https://pixabay.com

Мәскәүдә ЮХИДИ хезмәткәрләре 18 яшьлек кызны коткарган. Аны ике егет ун мең сум акча алу өчен урлап алып киткән һәм мәсхәрәләп торган. Җинаятьчеләр кызның борынын сындырган, чәчләрен кисеп ташлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

13 июльдә кичке якта Голубинский урамында егетләр кызны «Жигули» машинаны төрткәләп утырткан һәм Көньяк Медведково ягына таба алып киткәннәр. 

Юлда егетләрнең берсе кызга үтерү белән яный, аның битенә суга, 10 мең сум акча күчерергә мәҗбүр итә.

Кольская урамында бу машинаны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Әлеге мизгелне файдаланып, кыз кычкыра башлый һәм ярдәм сорый. 

Шулай итеп кызны мәсхәрәләүче 20 һәм 21 яшьлек егетләр тоткарлана. «Жигули» белән 20 яшьлек егет идарә иткән.

Кызны Мәскәү хастаханәләренең берсенә илтәләр. Табиблар аның борыны сынуын, бите һәм иңбашы имгәнүен ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100