news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек кыз дәрестә инсульттан үлгән

18 яшьлек кыз дәрестә инсульттан үлгән

news_top
18 яшьлек кыз дәрестә инсульттан үлгән
Мәскәүдә яшәүче 18 яшьлек кыз колледжда дәрестә утырганда үлеп киткән. Медиклар фаразынча, аңарда инсульт булган. Бу хәбәрне "Московский комсомолец" язган.

18 яшьлек Виктория икенче дәрес вакытында, 12.30 сәгать тирәсендә, баш авыртуына һәм үзен начар хис итүгә зарлана башлый. Кыз, укытучыдан сорап, бәдрәфкә дип чыгып китә, әмма коридорда, хәле бетеп, эскәмиягә утыра. Башының тагын да ныграк авыртуына зарлана.

Педагоглар кичекмәстән "скорый" чакырта", әмма табиблар килүгә кыз инде вафат була. 

Кызның әниләре аның кан тамырлары авыруыннан интегүен әйткәннәр, ул табибларның даими күзәтүендә булган. Мөгаен, инсульт булгандыр, дип фаразлый табиблар.

*****

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар