Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек егет понига атланып каракны эзәрлекләгән һәм полициягә тапшырган

Денис үзенең Нинэль кушаматлы поние белән ишегалларыннан барып, каракны тотарга ярдәм иткән.

news_top_970_100
18 яшьлек егет понига атланып каракны эзәрлекләгән һәм полициягә тапшырган
Калининград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Калининград шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Данис Шипилов каракны тотарга ярдәм иткән. Ул ярымпонига (ат белән пони кушылмасы) атланып телефон урлаган ир-атның артыннан куып барган. Егет җинаятьчене тотып, полициягә тапшырган. Бу турыда Калининград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Денис үзенең Нинэль кушаматлы поние белән Төньяк вокзал тирәсендә йөри. Шул чакта ул сәүдә үзәгеннән йөгереп чыккан ир-атны күреп ала. Бу ир-ат артыннан бер хатын-кыз йөгереп чыга, ул ярдәм сорап кычкыра. Аның сүзләреннән Денис ир-атның телефон урлап качып баруын аңлап ала.

Егет озак уйлап тормыйча, җинаятьче артыннан чаптырып китә. Шул арада полициягә дә шалтыратып өлгерә. Денис полиция хезмәткәрләренә җинаятьченең кая таба барганын әйтеп тора. Җинаятьче ишегалларында качмакчы була, ат йөри алмый торган урыннардан йөгерә. Ләкин Денис белән Нинэль аның артыннан калмыйча, эзәрлекләвен дәвам итә.

Шулай итеп Калининградта яшәүче 20 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Аның кесәсендә урланган телефон табыла. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән. Бу кеше Калининградның Мәскәү районындагы сатучының телефонын урлаган, онлайн кушымта аша банк картасыннан ун мең сум акча да алган була. Хәзер җинаять эше ачылган.

Полиция хезмәткәрләре Денис Шипиловка рәхмәт белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100