news_header_bot
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек егет чүплектә тапкан сабый аның үз баласы булып чыккан

18 яшьлек егет 22 яшьлек дус кызына өйдә бала табарга ярдәм итә.

news_top
18 яшьлек егет чүплектә тапкан сабый аның үз баласы булып чыккан

Калуга шәһәрендә бер егет урамда сабый бала таптым дип сөйләгән. Соңрак бу кеше баланың чын әтисе булуы ачыкланган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Вакыйга 17 декабрьдә Калуганың Дарвин урамында була. Яшь ир-ат баланы чүп-чар ыргыта торган урында таптым дип әйтә. Ул баланы ала, җылыта, полициягә тапшыра. Сабый — сау-сәламәт, үз вакытында туган кыз бала була. Аның әле өч сәгать элек кенә дөньяга килгән булуы да ачыклана.

Урамда сабый бала табылгач, генетик экспертиза билгеләнә. Баланы чүплектә таптым дип полициягә хәбәр итүче 18 яшьлек егет биологик ата булып чыга. Нарасыйның әтисе кем булуын тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда «РГ» сайтына Россия Тикшерү комитетында сөйләгәннәр.

«Полиция хезмәткәрләре тиешле чараларны үтәде. Баланы ата-анасын ачыкладылар», — дигәннәр Калуга өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары кадрларын өйрәнгән. Якындагы йортлардагы фатирлардагы кешеләрне сораштырып чыкканнар. Берничә версия каралган.

Тикшерү эшләре барышында баланы таптым дип әйткән егетнең биологик ата булуы ачыклана. Баланың анасы — егетнең 22 яшьлек дус кызы булып чыга. Алар бергә фатир арендалап яши. Шулай итеп йөкле хатын баласын өйдә таба.

Фатирда авырлы кызга бала табарга үзе ярдәм иткәнен егет сөйләп бирә. Шуннан соң «ашыгыч ярдәм» чакыра, чүплек турында уйдырма уйлап таба. Баланы салкын җиргә куймавын ассызыклый.

Бу эш белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Ата белән ана гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар