Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшьлек егет бер яшьлек үги баласын комага керткәнче кыйнаган

18 яшьлек егет бер яшьлек үги баласын комага керткәнче кыйнаган

news_top_970_100
18 яшьлек егет бер яшьлек үги баласын комага керткәнче кыйнаган
Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Владимир Г. бер яшьлек үги улын елаганы өчен кыйнаган. Сабыйның баш чүмече, кабыргалары, куллары сынган. Бала селкенүдән һәм сулаудан туктагач, 17 яшьлек әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу хәбәрне Лайф яза.

Бала хәзер комада, ул үпкәсен ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган, дип яза Амур яңалыклар хезмәте. Владимирны тоткарлаганнар, аның гамәлләре буенча "Сабый бала сәламәтлегенә күрәләтә авыр зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Социаль челтәрләрдә Владимир үзен кайгыртучан, баланы яратучы ата итеп тасвирлаган. Ул бала белән төшкән фотоларын куя торган булган. Ул үзе өчен тормышта иң мөһиме гаилә һәм балалар дип билгеләгән, ә статусына "өйләнгән" дип язган.


Әмма егетнең соцчелтәрләрдә язган постлары бик кырыс. Ул "пацанский паблик"лардан алынган гыйбарәләрне куя торган булган. Мәсәлән, ул кешеләргә яхшылык белән түгел, ә үзләре төсле итеп җавап бирергә кирәк дип язган һәм үзенең начар гамәлләре өчен үкенмәвен хәбәр иткән. "Мин кайбер кешеләргә карата начар гамәлләрем өчен бер дә үкенмим. Әгәр мөмкинлегем булса, мин кире кайтыр идем дә, тагын да вәхширәк гамәл кылыр идем", "Беренче булып сук, төрмәдән чыгарсың, ә кабердән чыга алмассың", дигән гыйбарәләр дә куйган ул.

17 яшьлек яшь ана белән белән егет интернет аша танышкан. Яшьләр фатир арендалап, бергә яши башлаганнар. Кыз фатир арендалау өчен акчаны үги әнисеннән сорап алган, ул акчага үземә телефон сатып алам дигән.

Егет моңарчы кыйнау, талау өчен җинаять эшләре буенча тикшерелгән булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100