Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшендә Төрекмәнстанга кияүгә чыгарга дип киткән Уфа кызы 30 ел коллыкта яшәгән

Тик кияү егет өйләнми, кызны бушлай хезмәтче итеп тота. СССР таркалгач, кыз бөтенләйгә коллыкта кала.

news_top_970_100
18 яшендә Төрекмәнстанга кияүгә чыгарга дип киткән Уфа кызы 30 ел коллыкта яшәгән
https://pixabay.com

Уфада туып-үскән Гөлбинә Гыйльфанова 18 яшендә совет паспорты белән Төрекмәнстанга китә. Шуннан соң ул 30 ел чит илдә коллыкта яши. Хәзер бу хатын Уфага кайткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Гөлбинә 1990 елның 31 декабрендә Лебапский өлкәсенә киявенең туганнары белән танышырга бара. Бер елдан СССР таркала. Башта кыз бар да яхшы дип хатлар яза, аннары югала. Туганнары аны үлгән дип саный.

Былтыр Гөлбинәнен апасы Рәшидә Судаковага социаль челтәрдә хат килә. Аны Төрекмәнстанда яшәүче бер кеше яза, ул Гөлбинәнең туганнарын эзләвен әйтә. Шулай итеп туганнары Гөлбинәнең исән булуын, тик язмышы катлаулы, рәсми рәвештә кияүгә чыкмавын белә. Гөлбинәне бушлай эшче итәләр. Шушы елларда Гөлбинә бергә яши торган иренең һәм башка авылдашларының өйләрендә иң авыр һәм пычрак эшләрне башкара. Башта язылган «бәхетле» хатларны аңа кушып яздыралар.

БСТ каналына интервьюда Гөлбинә үзен кыйнауларын әйтә. 2020 елда ул бер яшь хатын белән таныша. Шул хатын Гөлбинәгә туганнарын табарга ярдәм итә.

Гөлбинәнең туганы республика башлыгына мөрәҗәгать итә һәм ул тиешле ярдәм күрсәтергә куша. Шулай итеп катлаулы юллар уза торгач, Гөлбинәне Уфага кайтаралар. Бу вакытта пандемия аркасында илләр дә ябык була. Гражданлыгы булмаган кешегә паспорт, чит ил паспорты, виза алу оештыралар. Аны Илчелекнең махсус борты белән Россиягә алып кайталар.

30 ел эчендә Гөлбинә социаль элемтәләрне һәм күнекмәләрне, туган телләрен дә оныта башлый. Авыр эш һәм кыйнап тору аның сәламәтлеген дә какшаткан.

Инде бар рәсми эшләр хәл ителде дигәндә, Гөлбинәнең бергә яши торган ире дә хатынга басым ясый башлый, аны җибәрмәскә тырыша. Гөлбинә озак вакыт күршеләрендә торып тора, алар аша туганнары белән элемтә тота.

«Гөлбинәгә билетларны республика хисабына алдылар, ул бер тиен акчасыз, әйберләрсез кайтты. Республика җитәкчелеге аңа беренче вакытта ярдәм бүлеп бирде. Республика органнары аңа социаль һәм хезмәт реабилитациясе белән булыша. Без аңа ярдәм итә алуыбызга сөенәбез. Киләчәк тормышы туган илдә яхшы булыр дип өметләнәбез», — ди Башкортстан Башлыгы Администрациясенең Протокол идарәсенең бүлек башлыгы Дмитрий Тырыкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100