
18 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, урыны белән -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +18..+23˚ градус.
Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту өчен уңышлы вакыт түгел. Карлыган, крыжовник куакларын яшәртү өчен ботакларын кисәргә була. Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк. Туфракны минераль ашламалар белән эшкәртергә була.