Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
18 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

18 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Җил төрле юнәлештә, секундына 2-7 метр тизлектә исә. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +1..+6˚, туфракта урыны белән 0˚ кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +20..+25˚ градус.

Тулы ай.

Үсемлекләрне утырту, күчереп утырту, кисү өчен уңышлы көн түгел. Туфракны йомшартырга һәм мүлчәләргә була. Яшелчә тозлау өчен дә уңышлы көн дип саналмый. Чәчәк, яфрак һәм дару үләннәре җыярга киңәш ителә. Буш калган туфракны эшкәртергә, органик һәм минерал ашламалар кертергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100