Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 сәгать тирән чокырда утырган бала коткаручылар килеп җиткәч үлгән

news_top_970_100
18 сәгать тирән чокырда утырган бала коткаручылар килеп җиткәч үлгән
https://pixabay.com/

Бразилиядә бер бала чокырга егылып төшкән. Аны 18 сәгать узгач коткарганнар. Кызганычка, бала коткаруга ук вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига Минас-Жерайс штатының Карму-ду-Паранаиба муниципалитетында була.

8 яшьлек Педру кырга уйнарга чыгып китә, анда төзелеш эшләре бара торган була. Биредә 6 метр тирәнлектәге чокыр казыганнар, кырыйларын койма белән әйләндереп алмаганнар. Педру шул чокырга егылып төшә.

Аны коткарырга янгын сүндерүчеләр килә, алар кул белән горизонталь коридор казый. Чөнки грунт бик йомшак була, ул теләсә кайсы мизгелдә баланы күмеп куярга мөмкин.

Коткаручылар килеп җиткәндә, бала аңсыз, ләкин исән була. Чокырдан алып менгәч, Педруның йөрәге тибүдән туктый. Аны кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасына салалар, табиблар реанимацияләргә тырыша, тик бала хастаханәгә барышлый вафат була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100