18 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Көндез яңгыр, җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+5˚, көндез +3..+8˚ градус.
Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Агач-куакларның корыган ботакларын кисәргә була. Бакча җиләгенең яшь түтәлләрен, декоратив үсемлекләрне, күпьеллык чәчәкләрне капларга кирәк.